Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"100 вопросов, 100 ответов"

8- 11 яшьлек балалар ике командага бүленеп көч сынашты. Барлыгы сораулар 100 иде. Уенда балалар бик теләп катнашты. Мондый уеннар күмәкләп эшләргә, фикерләргә өйрәтә. Күп кенә сорауларга дөрес җавап бирделәр. Тулы җавап алынмаган сораулар да булды. Шулай булырга тиеш тә. Белмәгән сорауларга дөрес җавап ишетеп, белемнәрен арттырырга ярдәм итә дә инде әлеге уеннар.