Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Әкиятләрдә гыйбрәт бар"

"ТҺади Такташның "Тәүфыйклы песи" әсәрен, рус халкының "Лиса и петух" әкиятен курчак театры итеп куйдык. "Тәүфыйклы песи" юмористик әсәр итеп язылса да, тирән тәрбияви мәгънә салынган: сорамыйча кеше әйберсенә тимә, үз хатаңны таный бел, үзең эшләгән яманлыкны башка кешегә сылтама, дөресен белмичә кешегә яла якма.

Бергәләп анализ ясагач түбәндәге фикергә киленә. Китап белән курчак театры аша танышу, балалар өчен иң отышлы алым дип саныйм мин. Берюлы берничә бала таныша, мәгънәсен аңлау дәрәҗәсе дә югары була. Курчакларның сөйләшкәннәрен карап утыру үзе зур ләззәт.  Әхлак дәресендә 1,2,4сыйныф укучылары катнашты. Курчак театрларын китапханә каршында эшләп килүче "Алмаш" театрына йөрүче 4 сыйныф кызлары белән куйдык .