Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Көз тәрәз шакый"

Китапханәдә ел сезоннарына карап үзгәртелә торган почмак эшләп килә. Ямьле җәйләрдән соң, мул уңышлы көзләргә кереп барабыз. Әлбәттә инде фотозона булып та, күргәзмә итеп тә ясала торган урында көз чагылыш тапты. Биредә яфрак булып ява торган табышмакларга җаваплар таба аласыз, сынамышлар, китапларга күзәтү ясый аласыз.   Кәбестә, кишер, чикләвек ашап торучы җәнлекләрне дә күрә аласыз.