Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Минем дусларым"

Балаларның сөекле шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел уңаеннан "Минем дусларым" исемле әдәби дәрес үтте.Язучының шигырьләрен кычкырып укыдык. Шигырьләр белән бергә "Дустыңны макта", "Мин җитез" уеннары уйналды. Язучының һәрбер шигыре тәрбияви максатны күздә тотып язылса да, автор үгет- нәсихәт юлына басмый, һәр очракта үзенең фикер - идеясын укучы күңеленә тәэсир итәрлек, аны рухи баетырлык берәр уен, вкыйга тормыш детале яки табигать күренеше аша бирергә тырыша.