Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Белмәмеш һәм аның дуслары”

Үзенең Белмәмеш турындагы әсәрен язып, Н.Носов балаларны нәрсәгә өйрәтергә теләде икән? Шушы сорауга җавап эзләп, 6 мартта кызыклы уку түгәрәгендә язучының нәкъ әлеге шук малай турындагы китабын укырга булдык. Белмәмеш үзен нинди генә өлкәләрдә сынап кармый?! Әкияттә күптөрле һәм гадәти булмаган геройлар белән әллә нинди хәлләрдә калып, ул укуның бары тик файда гына китерүен, кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеген, дуслыкның кадерен белергә кирәклеген төшенә.

Укучылар  тагын башваткычлар чишәргә дә өлгерделәр. Китапханәгә килүче “Кузя һәм аның дуслары” журналы бу өлкәдә аларны сынатмый.