Центральная библиотека

«Сез яраткан журналлар» акция

19 июль көнне С. Рәфыйков исемендәге  үзәк китапханә хезмәткәрләре Т. Ялчыгол исемендәге  скверда вакытлы матбугатны популярлаштыруга багышланган «Сез яраткан журналлар» дип исемләнгән акция оештырды.

Хәзерге тормышта матбугатның, массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте бик зур. Нәкъ менә газета-журнал битләрендә күренекле язучылар, шагыйрьләр, галимнәрнең күпсанлы әдәби, фәнни, публицистик, сәяси әсәрләре беренче тапкыр басылганнар һәм хәзергәчә сакланганнар. Шулай ук бу журналларда яраткан авторларының шигырьләрен, хикәяләрен, кызыклы вакыйгаларны, романтик тарихларны, ашамлыкларның рецептларын, сәламәт яшәү рәвеше буенча психолог киңәшләрен һәм башка кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

 Китапханә хезмәткәрләре укучыларга журналларны карап чыгарга тәкъдим иттеләр, китапханәнең эше, чаралар, күргәзмәләр турында сөйләделәр, кунакка чакырдылар, укучыларга һәм шәһәребез кунакларына үткән еллардан калган журналларны бүләк иттеләр.

Республикабызда чыга торган газета-журналларның саны елдан-ел арта бара. Алар күбесе төсле, полиграфик яктан югары сыйфатлы итеп басылган.

«Рухи азык чыганагы» дип исемләнгән  күргәзмәдә, укучыларыбыз яратып укый торган «Татарстан», «Сәхнә», «Идел», «Сөембикә», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын», «Чаян», «Салават күпере» һ.б. басмалар урын алды.