Центральная библиотека

Час памяти "Мы помним тебя, писатель!"

С. Рәфыйков- үзенең лирик шигырьләре, кыска хикәяләре, актуаль темага язылган очерклары һәм зур күләмле романнары белән татар әдәбияты тарихында күренекле урын алган язучы. Ул җәмәгатьчелеккә “Беренче яз“ романы белән танылды. Аның “Авыл иртәсе” исемле икенче романы да халык тарафыннан җылы кабул ителде. Электр станциясе төзелешенә багышланган “Тын елга буенда”  романы- зәйлеләргә аеруча кадерле, чөнки ул гаять зур тарихи һәм мәгълумати әһәмияткә ия. Ә инде 1957 елда чыккан “Ак төннәр” исемле шигырьләр   китабы әдипне тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

       15 июльдә язучы Сөббух Рәфыйковның тууына  111 ел тула. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре Т. Ялчыгол скверында, аның шәхси әйберләре,  китаплары һәм аның турында язылган мәкаләләрдән торган күргәзмә әзерләде. Китапханәчеләр шәһәрдәшләребезне язучының тормыш юлы һәм  иҗаты белән таныштырдылар һәм алар белән викторина үткәрделәр.  Шулай ук китапханә хезмәткәрләре С. Рәфыйков турында  зәйлеләрне кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.