Центральная библиотека

«Тату гаилә - ныклы нигез ул» Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы чара

Рәсәй Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән.

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.  Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Гаилә елы уңаеннан «Тату гаилә - ныклы нигез ул»  дип исемләнгән тантаналы  чара узды. Бу җылы очрашуга  Әхәтовлар, Сөләймановлар, Лапиннар һәм Вәлиевлар гаиләләре чакырылган иде. Чарада катнашучылар гаиләнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуга килгәннәр үз гаиләләренең гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, балаларны тәрбияләү буенча  тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Әлеге  чара җыр, моң, шигырь белән үрелеп барды. Данил Әхәтов һәм Әмир Сөләйманов башкаруында матур җырлар яңгырады. Гаиләләр бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар. Очрашуга килүчеләр кунакларга төрле сораулар бирделәр, аларның тормыш мизгелләре белән таныштылар.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.