Центральная библиотека

«Яңа елга яңа өметләр белән» очрашу

25 январь көнне үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә  «Сөмбелә»  клубы кысаларында, «Яңа елга яңа өметләр белән» дип исемләнгән очрашу узды. Чара барышында, узган 2023 елга йомгак ясалды, 2024 елга бурычлар билгеләнде. Мәгълүм булганча, 2024 ел районыбызда Батырлык һәм бердәмлек елы, Татарстанда фәнни - технологик үсеш елы, ә Рәсәйдә гаилә елы. Сөмбеләлеләр агымдагы елда узачак чаралар буенча фикер алыштылар, теләк - тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Китапханәдә эшләп килүче күргәзмәләр белән таныштылар.