Центральная библиотека

«Үткен каләм ияләре» әдәби очрашу

 

Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә  «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында татар язучылары Ленар Шәех һәм Рифат Салах катнашында «Үткен каләм ияләре» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.

         Ленар Шәех - Россия, татар шагыйре, язучы, журналист, тәрҗемәче, галим, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Рифат Сәлах - татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.

 Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре үзләре турында, иҗатлары турында бик рәхәтләнеп сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар, тормышларыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар. Кичә барышында әлеге шәхесләрнең шигырьләрен мәктәп укучылары һәм китапханәчеләр укыды.

Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучыларның балалар һәм өлкәннәр өчен китаплары, фәнни-популяр басмалар һәм газета-журналлардан мәкаләләр урын алды.

Очрашу күңелле һәм җанлы узды һәм тыңлаучыларны  битараф калдырмады.