Центральная библиотека

«Алтын көз бәйрәме» күңел ачу чарасы

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге,  Сөмбелә бәйрәменә багышланган, «Алтын көз бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чарага «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» нең 6 класс укучылары килде.

Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар,  бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Укучылар төрле  конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.