Центральная библиотека

«Тормышның яме – хатын - кызда» бәйрәм кичәсе

Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр? 3 март көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Тормышның яме – хатын - кызда» дип исемләнгән чара узды.  Татар бүлеге  китапханәчеләре кичәне котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп  башладылар, алар 8 март- Халыкара хатын кызлар бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Килгән кунаклар  викторина сорауларына җавап бирделәр. Табын артында оештырылган бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып  барылды.