Центральная библиотека

«Ана – һәр нәрсәнең башлангычы» әдәби -музыкаль кичә

«Ана – һәр нәрсәнең башлангычы» 23 ноябрь көнне Зәй үзәк китапханәсендә  «Сөмбелә» клубы кысаларында шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарадагы һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады. Районда яшәп иҗат итүче Халидә Садыйкова, Фәния Әзһәмова, Дания Кәримова газиз кешеләренә багышлап язылган иҗат җимешләрен укыганда күпләрнең күзләре яшьләнде.

Бәйрәмгә килгән кунакларны Тәслимә һәм Фәннүр Миннекәевлар әниләргә багышланган матур җырлар белән тәбрикләделәр. Бу темага язылган җырларны бергәләп тә башкардылар. Бәйрәм кичәсе төрле конкурслар белән үрелеп барды.

– Бик күңелле чара булды. Шигырь дә сөйләдем, уеннарда да катнаштым, рәхәтләнеп биедем дә, – диде Мөнзилә Мөхәммәдиева.

– Миңа бүгенге кичәдә табышмакларга җавап табу бик ошады. Кемнең нинди чәчәк белүе аша аларның сыйфатларын ачыклау да бик кызыклы булды, – диде Җәүһәрия апа Әхмәтҗанова.

Чарага килүчеләр бәйрәмгә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.