Центральная библиотека

Праздничная программа «Яркие женщины – яркие судьбы»

Объединение женщин-депутатов Государственного Совета РТ «Мәрхәмәт – Милосердие» запустило региональный информационный проект «Женские имена Республики Татарстан: история и современность». Его цель – популяризация информации о женщинах, внесших существенный вклад в развитие Республики Татарстан и Российской Федерации в различных сферах жизни. 18 ноября в Центральной библиотеке в рамках этого проекта прошла праздничная программа «Яркие женщины – яркие судьбы». В ходе мероприятия говорили о  выдающихся женщинах Татарстана, начиная от прошлого и до наших дней. В своём выступление ведущие, на ярких исторических примерах показали роль женщин, как в становлении государственности, так и защите интересов Отечества и семейного очага.  Участники мероприятия услышали рассказ о женщинах и нашего города, и района. Одной из них является  Татьяна Воропаева, которая  стала первой женщиной в Татарстане, возглавившей район. Праздник начали с песни «Ах, какая женщина!». Именно эти строки помогли создать лирическое настроение, которое поддерживалось песнями, звучавшими в исполнении артистов ДК «Энергетик». Все работающие женщины, несомненно, достойны уважения. А работающие и достигающие заметных успехов – уважения и восхищения. У нас в республике таких немало.

ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе  «Татарстан Республикасының хатын – кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проектын башлап җибәрде. Аның максаты – тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру. 18 ноябрьдә Үзәк китапханәдә әлеге проект кысаларында «Якты хатын–кызлар - якты язмышлар» дигән бәйрәм программасы узды. Чара барышында үткәннән алып бүгенге көнгә кадәр Татарстанның күренекле хатын-кызлары турында сөйләделәр. Алып баручылар үз чыгышларында дәүләтчелекне үстерүдә дә, Ватан мәнфәгатьләрен һәм гаилә учагын саклауда да хатын-кызларның ролен ачык мисаллар белән күрсәттеләр. Чарада катнашучылар шәһәр һәм районыбыз  хатын-кызлары турында сөйләделәр. Шуларның берсе - Татьяна Воропаева, ул Татарстан Республикасында район җитәкчесе булып эшләгән беренче хатын- кыз. «Энергетик» мәдәният сарае артистлары башкаруында яңгыраган җырлар тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барлык хатын-кызларыбыз да, һичшиксез, хөрмәткә лаек. Ә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы  һәм сизелерлек уңышларга ирешүчеләр-хөрмәт һәм соклану уята. Безнең республикабызда андыйлар аз түгел.