Центральная библиотека

«Сүрелмәсен иҗат ялкыны» очрашу кичәсе

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысалрында язучылар, шагыйрьләр, иҗат әһелләре белән очрашулар еш оештырыла. Шундыйларның берсе 5 октябрьдә узды.  «Сүрелмәсен иҗат ялкыны»  дип исемләнгән очрашуда Яр Чаллы шәһәре язучылары Рушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллина катнашты. Рушания Гыйләҗева - «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Тылсымлы каләм» конкурсы җиңүчесе, биш китап авторы. Роза Хәмидуллина- Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәләр челтәре әдәби-туган якны өйрәнү музее һәм «Ләйсән»  әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, «Яр Чаллы язучылары» биобиблиографик күрсәткечләр сериясен төзүче, «Китапханә сәхнәсе» китаплары авторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Чара барышында укучылар кунакларның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар ә  кунаклары исә үзчитарында  үзләре,  иҗатлары, китаплары турында сөйләделәр, шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр, аларның чыгышлары электрон презентация белән үрелеп барды. Шәһәребезнең «Кыңгырау чәчәк»  һәм «Салават күпере» балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр  Рушания Гыйләҗеваның  «Без хәрефләр өйрәнәбез» китабыннан шигырьләр укыдылар. Тамашачыларга үзләренең җыр- моңнарын Фәннур Миннекәев һәм Тәслимә Гәрәевалар бүләк итте. Каләм әһелләренең  шигъри юллары белән үрелеп барган әдәби кичә бик җылы һәм тәэсирле узды.