Центральная библиотека

«Мул уңышлы көз» әдәби- музыкаль чара

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Сөмбелә» клубы кысаларында, елның иң матур фасылы – көзгә багышланган «Мул уңышлы көз» дип исемләнгән әдәби- музыкаль чара узды. Татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре кунакларны көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көз билгеләре, халык гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар кызыклы конкурсларда, көз темасына багышланган викторинада катнаштылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар.

Китапханә хезмәткәрләре шулай ук бәйрәмгә килгән кунакларны якынлашып килүче өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.

Чара чәй өстәле артында дәвам итте.