Центральная библиотека

Сөббух Рәфыйков премиясен тапшыру тантанасы

18 июль көнне үзәк китапханәдә   Сөббух Рафыйков исемендәге премияне  тапшыру тантанасы узды. Премия милли мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне үстерүгә һәм пропогандалауга  зур өлеш керткән шәхесләргә (коллективларга)  өч елга бер мәртәбә бирелә . Быел бу мәртәбәле премиягә Югары Мәлем авылыннан  Фәнзия Нәгыйм кызы Николаева лаек булды. Фәнзия Нәгыймовна Югары Мәлем авыл җирлегендә 1985 елдан җитәкче вазифасында эшли. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Фәнзия Нәгыймовна халык фикеренә һәрвакыт игътибарлы, эшне яхшы  оештыручы. Үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә таләпчән, кешеләр белән аралашканда мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Максатчанлык, принципиальлек һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар нәтиҗәсендә халык арасында ул  абруй, хөрмәт һәм ышаныч казанды. Хәзерге вакытта да Фәнзия Нәгыйм кызы авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Сәхнәдә, конкурсларда, район фестивальләрендә чыгыш ясарга вакыт таба. Аның күңелләргә үтеп керә торган итеп  шигырьләр укуы  һәрвакыт тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә. Район башлыгы Разиф  Кәримов Фәнзия Нәгыйм кызына С. Рәфыйков исемендәге лауреат дипломын  тапшырды. Чарада китап сөючеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, премия лауреатлары, язучының  оныгы Айнур катнашты. Чарага чакырылган  Пәнәче  авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров һәм Югары Мәлем авыл мәдәният йортының «Балкыш» халык театры җитәкчесе Фикрәт Сибгатуллин премиягә лаек булган Ф. Николаевага  җылы теләкләрен җиткерделәр. Тантана музыкаль номерлар белән үрелеп барды.