Центральная библиотека

«Тукай – милләтебезнең йөзек кашы»  әдәби музыкаль кичә

Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу. 26 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай – милләтебезнең йөзек кашы»  дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте. Чарада Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар,  шигырьләрен укыдылар, әкият - поэмалары белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына һәм  табышмакларга җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк» шигырен һәм  «Шүрәле» әкиятен  сәхнәләштерделәр. Шулай ук аның «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Тәслимә Гәрәева һәм “Энергетик” мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Адымнар” мәдәни үзәге артистларының Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген”, “Туган авыл” җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Китапханәчеләр укучылар өчен “Тукай яши күңелләрдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләделәр. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Чара ахырында балалар  татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.