Центральная библиотека

“Көләч йөзле галим!”очрашу кичәсе

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә. 19 апрель көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очрашу үтте.

Танылган якташыбыз белән очрашуда сыйныфташлары, тарихчылар - туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Чара Фаяз абыйның балачагын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.  “Бигешем яшел бишегем, мәктәбем- яшьлегем тугае” китабында басылып чыккан  “Кыңгыраулы мәктәп еллары” мәкаләсеннән сәхнәләштерелгән күренешне Югары Мәлем китапханәчесе Тәслимә Солтанова мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина һәм Аяз Галиуллин  оста итеп уйнадылар.

Сәламләү сүзе белән  Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры С.М. Батршина чыкты.                                    

Чара барышында Фаяз абый тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, тамашачыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Ә планнары турында сөйләгәндә, Фаяз ага яңа мәкаләләр, китаплар, фәнни хезмәтләр өстендә эшләве, татар халкы тарихын өйрәнү буенча төрле сәяхәтләр, археологик казу эшләрен планлаштыруы турында әйтте.

Кичә Ильмир Сөләйманов, Флера Гыйниятова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.