Центральная библиотека

“Язлар матур хатын-кызлар белән” бәйрәм кичәсе

Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

2 март көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы кысаларында “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән чара узды. Татар бүлеге китапханәчеләре  килгән кунакларны яз бәйрәме белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Чара барышында  сөмбеләлеләр үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, бәйрәмгә бүләк ясау буенча мастер класс карап үттеләр, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.

         Китапханәчеләр  килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.