Центральная библиотека

«Халкым җәүһәрләре» очрашу кичәсе

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Юкка гына кул эшләре осталары белән очрашулар оештырылмый. Алар матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итеп, кеше күңеленә гүзәллек орлыклары салуны күз уңында тота. Нәкъ шушындый матур күңелле очрашу  24 февраль көнне шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китаханәсендә узды. Очрашуга  кул эшләре осталары: Әхмәт авылыннан Раиф абый Шәймәрданов. Дүрт Мунчадан Раушания апа Уразманова, Аксар авылыннан Нурфия апа Хөснетдиновалар чакырылган иде. Раиф абый кечкенәдән үк табигать матурлыгын күрә белә һәм аны үзенең картиналарында чагылдыра. Аңа Ходайдан музыка сәләте дә бирелгән, ул әле уйнап кына калмый, ә уен коралларын үз куллары белән дә ясый. Шундыйлардан курай һәм кубызны әйтергә була.

Раушания апа  мендәр тышлары, шамаилләр чигә, башмак-бияләйләр , идән паласлары бәйли, ә Нурфия апа исә салфеткалар, өстәлгә эскәтерләр, шәлләр бәйли. Шулай ук куланылышта булмаган әйберләргә яңа сулыш өрә. Кичә искиткеч күңелле, җылы атмосферада узды. Тамашачылар кунакларыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, матур җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.

           Чакырылган кунаклар очрашуның икенче өлешендә  кул эшләреннән торган күргәзмә белән таныштылар.

Чигү, бәйләү, тегү, ябыштыру һәм башка алымнар кулланып башкарылган эшләрдән күзләр камашты. Кайсы оста белән генә аралашсаң да, һәрберсе очкынланып, канатланып сөйләде үз иҗат үрнәкләре турында. Һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык. “Матурлык – дөньяны коткарыр” ди, менә шундый матурлык тудыручы, кул эшләре осталары белән таныштык бүген.