Центральная библиотека

"Ил үз геройларын белергә тиеш!" мәгълүмат сәгате

9 декарь  көнне үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә  "Ил үз геройларын белергә тиеш!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. 2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кайтару- ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерын хөрмәтләү дә. Шул уңайдан, татар әдәбияты бүлегендә "Ил үз геройларын белергә тиеш!"  дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. 
Ватан Геройлары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау , исәннәрен  һәрчак игътибар үзәгендә тоту- безнең буынның өстенлекле тарихи максаты , варислар алдындагы олы бурычы.