Центральная библиотека

“Туган җирем минем- Татарстан” танып - белү сәгате

30 август Татарстан Республикасы көне.Татарстан - илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең бер­се. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кай­гыр­тучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкән­нәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. 27 август көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Республика көне уңаеннан “Туган җирем минем- Татарстан” дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәчеләр балаларга  Республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр, дуслык турындагы җырларны тыңладылар, рес­публикабыз халыкларының төрле уеннарын уйнадылар. Китапханә хезмәткәрләре  һәм сабыйлар республикабызның алга таба үсештә булуын теләделәр һәм аны сакларга, яратырга вәгъдә иттеләр.