Центральная библиотека

Литературно – музыкальный вечер “Сугыш урлаган балачак”

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

         6 май көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән чара узды. Чарада сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Наилә апа Зарипова һәм әтисен сугышка озатканда нибары 4 яше генә тулган Расыйха апа Харрасовалар катнашты . Хәтер сандыгын яңартып ул вакыттагы авырлыкларны кунакларыбыз күз яшьләре белән сөйләделәр.Шулай ук  кичәдә катнашкан Рәхимҗан абый Әхмәтҗанов, Фәния апа Әгъзәмованың шигырьләре, Фәимә апа Сизова Фәнур Миңнекәев башкаруында җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Кичәдә шулай ук “Бердәм Россия” вәкилләре катнашты, алар сугыш чоры балаларына  бүләкләр тапшырдылар. Гомумән, бу очрашу җылы тәэсирләр калдырды.

          Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Тиздән бәйрәм - 9нчы Май - Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.