Центральная библиотека

“Галәм серләре” интеллектуаль — күңел ачу чарасы

“Библиотөн” – ул  китап укуга булышлык итүче киң масштаблы акция. Бу акция ни  өчен апрель аенда уза соң?  23 апрель  - дөньякүләм китап һәм авторлык хокукларын яклау көне.  Менә  шуңа күрә дә,  барлык китапханәләрдә, музейларда,  китап кибетләрендә  һ. б. ларда библиотөн уздырыла.  Бу көнне,  барлык санап узылган оешмаларның эш сәгатьләре  3 сәгатькә озыная.   Быелгы акциянең  үзәк темасы - кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тулуга багышлана. 23 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә дә әлеге акция бик күңелле узды. “Галәм серләре” дип исемләнгән чарада бүлекнең актив китап укучылары катнашты. Китап кургәзмәләре әзерләнде, аларга күзәтү ясалды. Шулай ук галәм,  космонавтика темасына викторина, уеннар, шигырьләр, рәсем конкурслары уткәрелде, табышмаклар кроссворд чишу ярышлары  утте.Татар гимназиясе китапханәчесе Г. Перцева   үткәргән мастер класс һәр кемдә зур кызыксыну уятты.Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Китап укучыларыбыз киләсе елга Библиотөн – 2022 гә бик теләп киләчәкләрен белдерделәр.