Центральная библиотека

«Балачак китаплары» танып - белү сәгате

            2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Нәкъ шушы көндә күренекле әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган. Әдипнең исемен мәңгеләштерү һәм балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан булдырылган бәйрәм бөтен дөньяда үткәрелә. Ул 1967 елның 2 апреленнән билгеләнә башлый.

Балачак китаплары һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, бәләкәй чакта укыганнары үзләренең геройлары, төрле төсле сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми.

           2 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре  Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 5 “а” сыйныф укучылары өчен  «Балачак китаплары» дип  исемләнгән  танып - белү сәгате уздырды. Укучылар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, мәкальләр-табышмаклар әйтештеләр. Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр. Китапханә хезмәткәрләре яңа китапларга күзәтү ясады. Шулай ук укучылар өчен “Балачакка сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды.