Центральная библиотека

«Ак кәгазъдә күңел нуры»

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева язучы, драматург, журналист, мөхәррир. Татарстанның журналистлар  һәм язучылар  берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты .

Айгөл Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Габдулла белән әнисе Гөлзәлифә Усы авылыннан. Сеңелләре Сөмбел, Айсылу. Актаныш районы Качкын урта мәктәбен (1990), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын (1995) тәмамлаган.

Казан дәүләт университетында укыган елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып эшләгән. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында (2015 елдан университет) укытучы булган. 2001 елдан 2013 елга кадәр «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкләгән. Аннан «Казан утлары» журналына бүлек мөхәррире булып күчә.

Беренче язмалары мәктәп елларында ук вакытлы матбугатта күренә башлый. Хикәяләре, публицистик язмалары һәм юморескалары «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» журналларында, «Мәдәни җомга» газетасында басыла.

2008 елда «Мәгариф» нәшриятында балалар өчен «Болытта җиләк үсә», 2011 елда Татарстан китап нәшриятында өлкәннәр өчен повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Синең өчен яшим» китабы, 2014 елда яшүсмерләр өчен «Мин гашыйк булдым» китабы, 2016 елда «Баланнарда бал тәме» китабы басылып чыккан. 2014 елда татар театрының беренче хатын-кыз актрисасы

С. Гыйззәтуллина - Волжская турында роман язу өчен, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә («Туташ» романы). Татарстанның халык артисты җырчы Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы авторы.

Пьесалары Әтнә («Күз нурларым»), Ырынбур («Ул бит кичә иде», 2015), Чаллы татар театрлары, Уфа һәм Сибай башкорт театрлары сәхнәсендә куела.

Хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителгән. «Җиде ят» хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителеп, «Hece Oyku», «Sessiz kuray» (Әнкара) журнал-китапларында; балалар өчен язылган «Әби, Илнур һәм математика» хикәясе төрек телендәге «Altin Sincar» (Алтын тиен) җыентыгында урын алган.

Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» җыентыкларына кертелгән. Зифа Кадыйрованың дүрт китабын редакцияләгән. Популяр җырлар авторы (мәсәлән, «Ак чәчәкләр» җыры, Вил Усманов көе).