Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Бәхетле балачак илендә" - балачак бәйрәме

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаенан “Бәхетле балачак илендә” исемендә балалар бәйрәме үткәрелде. Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата. Ул бит әле иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар башланган көндә. Балалар мәйданчыгы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.

Балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Балалар спорт уеннарында җитезлектә көч сынаштылар. “Күкәй кабып йөгерү”, “Зур галош киеп йөгерү”, “Бау белән тартышу” “Капчык киеп йөгерү”, “Таяк белән тартышу”  уен - ярышларында актив катнаштылар.

Балалар мәйдәнчыгында “Кояшлы балачак илендә” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсеннән  балалар үзләре теләгән китапларны алып , җәй турында шигырьләр һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар, яңа китапрлар белән таныштылар. Укыганнар буенча балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр. “Җәй”турында табышмаклар әйтештек. Соңыннан балалар, тәмле коймаклар белән чәйләр эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды. Чарада – 18 бала катнашты.