Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ризаэддин Фәхретдин - чорларны тоташтырган гыйлем иясе" - әдәби сәгать

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтчесе, та-

рихчы, рухани, журналист, тәрҗемәче һәм язучы Ризаэддин

Фәхреддин тормышы һәм иҗаты белән үз халкыңа

хезмәт итүнең матур үрнәге булып тора. Ризаэддин Фәхретдин – татар тарихында җуел­мас эз калдырган шәхес.

Агымдагы елда галим, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә китап укучылар белән «Ризаэддин Фәхретдин – чорларны тоташтырган гыйлем иясе» дигән тема астында әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче  галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң Ризаэддин Фәхретдиннең нәсыйхәтләреннән 10 алтын кагыйдәсе буенча фикер алышу алып барылды. Галимнең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уятты.