Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Гаилә - җылы учак" - тәрбия дәресе

   2024 – Рәсәйдә гаилә елы дип игълан ителде. 15 май - Халыкара  гаилә көне. Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә.

Гаилә - кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек тә гаиләдән башлана.

Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Шул уңайдан  китапханәдә «Гаилә – җылы учак» исемендә тәрбия дәресе үткәрелде.

Китапханәче, балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән таныштылар.

Чара барышында балалар гаилә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.  “Кем тапкыр, кем тизрәк”  табышмаклар , “Мәкальне башлыйм – азагын дәвам ит” уенлы – конкурслы өлешендә балалар аеруча актив булдылар.

4 сыйныф укучысы Минхазов Рамазан “Әти гаилә башлыгы” , Зиннуров Булат, “Минем гаиләм” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.  Балалар белән бергәләп “Минем гаиләм – минем терәгем” исемендә презентация карадык.