Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ветеранга открытка" - открытка ясау буенча рәсем дәресе

4 май көнне китапханәдә , Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, «Умырзая» клубына йөрүче балалар белән бергә, өйдә тыл ветераннарын котлау өчен бүләк открыткалары ясадык. Открыткаларга Мәңгелек ут, тынычлык символларын күгәрченнәр, йолдызчыклар, Җиңү тасмалары, гвоздика чәчәкләре беркеттек. Шулай ук, открытканың арткы ягына без эчтәлекле шигырь юллары яздык. Ел саен үткәрелә  торган әлеге  чарада балалар бик теләп  катнаштылар.

Ясалган открыткалардан «Ветеранга Открытка» дип аталган күргәзмә оештырылды.