Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Чернобыль - гасыр фаҗигасе" - ветеран белән очрашу

1986 елның 26 апрелендә кешелек дөньясы зур куркыныч фаҗига кичерде: Чернобыль атом электростанциясе шартлады. Бу техноген һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗләре буенча җир шары тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге коточкыч казадан зыян күрде.

Быел 26 апрельдә, Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигага – 38 ел тула. Ул җан өшеткеч вакыйгадан соң күпме генә вакыт үтсәдә, аның нәтиҗәләре белән әллә ничә буын очрашыр, күпләрне тетрәндерер. Әлеге һәлакәт  нәтиҗәләрен бетерүдә турыдын – туры 600 мең катнаша. Шуларның икесе Түбән Лоҗылылар, Юнысов Альберт Габделхәй улы һәм Сафиуллин Сәүбән Нурулла улы. Шушы вакыйга уңаеннан ветеран белән өендә очрашу үткәрелде.

 Сәүбән абыйны Чернобыльдә  шартлау булганннан соң 1987 елның 1 нче маенда Военкомат чакыруы буенча  аларны алып китәләр. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәре янында 2 атна укуда булалар. Анда аларны, радиоактив калдыклар белән эшләргә өйрәтәләр. Аннары төнлә белән Чернобыльгә алып чыгып китәләр. Анда алар хәрби киемннән, башларына маска киеп станция тирәсен радиоактив матдәләрдән чистарталар, бушаган урыннарда җирнең өске катламын җыеп алалар. Анда 2 ай эшләгәнннән  өйләренә кайтарып җибәрәләр. Билгеле, радиацияле территориядә эшләү эзсез калмый. Бик күпләр саулыгын югалта, нурланыш аркасында гомерләре өзелә. Хәзер Сәүбән абыйга 80 яшь тулды, ул еш чирләп тора,  моннан биш ел элек авырып хатыны  вафат була. Аңа тыныч көннәр, сәламәтлек, озын гомер телибез