Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тукайның тылсымлы дөньясы" - рәсем дәресе

23 апрель көнне китапханәдә, Габдулла Тукай тууына 138 ел тулуга багышланган “Тукайның тылсымлы дөньясы " исмендә рәсем конкурсы үткәрелде.  Чарага башлангыч сыйныф укучылдары чакырылды. Балалар шагыйрьнең күренекле, «Кәҗә белән сарык» әкиятләреннән күренешләрне ак кагәзъгә төшерделәр. Шулай ук балаларның яраткан шигырьләре «Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт» , “Туган авыл” шигырьләрьеннән күренешләр ясадылар. Ясалган рәсемнәр буенча балалар белән фикер алышу булды. Бу рәсемне кем ясаган, ул нинди әкияттән, әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? Балалар шулай итеп үзләре ясаган әкият геройлары турында сөйләделәр. Балаларның ясаган рәсемнәре кызыклы һәм бик матур килеп чыктылар. Ясалган рәсемнәрдән «Тукйның тылсымлы дөньясы» исемендә рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык.