Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сәламәт яшәү рәвешенә - салют" - район фестиваль конкурсы

  24 апрель көнне, Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы "Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!"дип исемләнгән фестиваль - конкурс үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. ,,Сәламәтлекнең юлдашы - спорт" дип аталган рәсем күргәзмәсе һәм китап күргәзмәләре оештырылган иде. Үләннәрдән әзерләнгән чәй белән килгән кунакларны сыйладык.Балалар белән "Сәламәтлек аланына сәяхәт" аталган театр күрсәтелде. Аннан барысы бергәләп флешмобка бастылар. Залда "Саулык - зур байлык", "Сәламәт булый дисәң...", "Чәй эчәбез бергәләп" исемендә күргәзмә ясалды һәм аларга аңлатма бирелде. Үлән чәйләренең шифасы турында Исламова Энҗүдә апа мастер - класс күрсәтте. Кичә ахрында "Мин сәламәт рәвешен сайлыйм!"дип аталган фото зона янында фотога төштек. Балаларга һәм килгән кунакларга фестиваль бик ошады. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе С.М.Батршина, катнашучыларга оештыручыларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.