Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Рәхмәт сезгә ветераннар" - тыл ветераннарын котлау

Югары Лоҗы авылында, Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, үзләренең фидәкарь хезмәтләре белән Җиңү көннәрен якынайтуга өлешләрен керткән тыл ветераннары Сәйфуллина Кәүсәрия, Мифтахов Равил, Давлетшина Миннехаят апаларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, Татарстан рәисе Рөстәм Миннеханов һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Каримов исеменнән  котлауларын һәм азык – төлек наборын тапшырдым.