Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тату гаилә - ил терәге" - китап күргәзмәсе

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип иглан ителде. Илебездә киләсе елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек. Чөнки ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз ул. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.

Шул уңайдан Түбән Лоҗы авылы китапханәсендә «Тату гаилә – ил терәге» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәдә, гаилә тормышы этикасын яктырткан китаплар урын алды.