Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Фатих Кәрим - шагыйрь һәм солдат" - шигърият сәгате

9 январь көнендә яшьүсмер укучылар өчен,  Фатих Кәримнең тууына 115 ел булуга багышлап «Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат»  исемендә шигърият сәгате үткәрелде.

Фәтих Кәрим - татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы. Аның шигърияте Совет хакимияте үсеше елларында кабынган, репрессия һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң югары биеклеккә күтәрелгән. Аның иҗатында татар халкына, гаиләсенә, Ватанына булган мәхәббәт темасы чагылыш таба.

Дөньяда тиңдәшсез батырлыклар була. Шундый каһарманлыкларның берсен шагыйрь Фатих Кәрим кылган. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек ул фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугышкан һәм 150гә якын шигырен, 8 поэмасын, 2 повестен, 1 пьесасын автомат түтәсенә куеп язган.

Шагыйрьның  Ант”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Ватан  өчен”, “Пионерка  Гөлчәчәккә хат” кебек әсәрләргә хас булган гаҗәеп  кайнар, самими хисләр, ирләрчә кыю, туры әйтелгән ихлас фикерләр язылган шигырь поэмаларын укыдык. Укыган әсәрләр буенча фикер алышу үткәрелде.

Күргәзмәдә шагыйрнең  Сайланма әсәрләр,  Разведчик язмалары,  Идел егете, Кыр казы, Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл китаплары урын алды.