Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Без бергә" - волонтерская акция

5 декабрь , Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар.

Шәфкатьлелек, миһербанлылык, авыр хәлдә калганнарга риясыз ярдәм итәргә омтылу — кеше күңелендәге иң асыл кыйммәтләр.

Безнең авылыбыз волонтерлары да "Без бергә" акциясенә кушылып маскировка челтәрләре үрәләр. Аларның бу хезмәтләре зур тырышлык сорый. Шулай да апаларыбыз бирешми, тизрәк сугыш бетеп балаларыбыз гына исән-имин кайтсыннар иде инде дигән теләктә алар.  Авылыбызда һәркем бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә омтыла.

Волонтерлар хәрәкәтендә катнашкан авылдашларыбызга да, чит кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп ярдәм кулы сузганнарга игелекле йөрәкләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.