Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Табигатьтә алтын көз" - рәсем дәресе

21октябрь көнне, «Умырзая» балалар клубына йөрүчеләр белән чираттагы чарага җыелдык. Балаларда көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә, көз фасылына соклану хисләре тәрбияләү, балаларның табигатьтәге  үзгәрешләрне белүләрен аныклауга өйрәтү уңаеннан  “Табигатьтә алтын көз” исемендә рәсем дәресе үткәрелде.

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы – ел фасыллары алмашынуы. Шулар арасында көз – иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур, җир өстенә сары юрган түшәлә.

   Балалар, табгать күренешләреннән гөмбә,сары өрәнге яфраклары, кәрзиндә алма, сары төскә буялган төрле агач рәсемнәрен ак кәгазь битләренә төшерделәр. Алар үзләренең рәсемннәреннән бик канәгать калдылар. Балалар ясаган рәсемнәрдән «Табигатьтә алтын көз» исмендә күргәзмә оештырылды.