Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кабак - бакча патшасы" - кабак бәйрәме

17 октябрь көнне, көзге уңыш кысаларында, мәдәният хезмәткәрләре белән  берлектә  «Кабак - бакча патшасы» исемендә тематик кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның урта һәм өлкән яшьтәге ханымнар чакырылды.  Бәйрәмгә кабактан һәркем бәлеш, пироглар пешереп килгән иде. Кичәдә кабакның килеп чыгу тарихын һәм аның файдалы үзлекләре турында сөйләдем. Чара барышында Халидә апаның “Кабак” турында кызыклы шигырьен һәркем игътибар белән тыңлады. Гыйльмиямал апа  апа кабактан  «Бөккән» пешерү репцеты  белән уртаклашты, ә Фәния ханым өй шартларында кабактан сок ясау белән таныштырды. Камыр ашлары пешерү остасы Нәсимә апа «кабак бәлеше» пешерү нечкәлекләрен сөйләде.

Чара ахрында "Иң зур" һәм "Иң кечкенә"дән тыш, "Иң үзенчәлекле" кабак, "Кабактан иң матур композиция", "Кабактан әзерләнгән иң тәмле ризык" номинацияләрендә үзара бәйге игълан ителгән иде. Иң зур кабак 35 кг. – үстерүче Нурзия апа “Юрган”, "Кабактан иң матур композиция ясаучы Рәсилә ханым да кыйммәтле бүләкләр алдылар. "Кабактан әзерләнгән иң тәмле ризык" номинациясендә Нәсимә, Гильмиямал һәм Розалия ханымда истәлекле бүләкләр алдылар.

Кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Тәмле нигъмәтләр арасында кабактан ризыклар төп урынны алып торды. Бәйрәм бик күңелле үтте, тагын шундый кичәләр еш оештырылсын иде –дип теләк  белдереп өйләренә таралыштылар.