"Җәйге чәчәкләр" - рәсем дәресе
17 июнь көнне, Түбән Лоҗы китапханәсендә «Умырзая» балалар клубына йөрүче балалар чираттагы чарага җыелдылар. Чарада балалар белән «Җәйге чәчәкләр» исемендә рәсем дәресе үткәрелде.
Июнь - җәй ае. Бөтен җиһан ямьгә төренә. Матур итеп кошлар сайрый. Чишмәләр челтерәп ага. Көннәр озая, төннәр кыскара. Күктә кояш балкый. Шулай ук июнь - чәчәкләр ае да.
Балалар белән төрле символик мәгънәгә ия булган чәчәкләр турында әңгәмә үткәрелде. Чәчәкләргә багышланган шигырьләр, табышмакларны искә төшердек.
Балаларны үзебезнең якта үсә торган бакча чәчәкләре, болын – кыр чәчәкләре белән таныштырылды.
Кичә ахрында балалар үзләре яраткан чәчәкләрен ясадылар. Ясаган рәсемнәрдән «Җәйге чәчәкләр» исемендә күргәзмә оештырылды. Чарада –5 бала катнашты.