Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сабантуйга бүләк җыю" - татар халкының милли йоласы

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Сабантуйга сөлге , бүләкләр җыю боынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр  сабантуй батырына дип сөлге чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңгалыкларын күрсәткәннәр.

 3 июнь көнне Түбән Лоҗы авылында  мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп  борынгыдан килгән милли Сабантуй бәйрәменә “Бүләк” җыюны оештырдык.  

 

Бүләкләрне, гадәтәт буенча бер атна  кала алдан җыярга чыктык. Авылның башыннан башлап һәр өйгә кереп  бүләкләр җыелды.

 Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны безне капка алдында бүләге белән көтеп алдылар, алдан әзерләп куйган тастымал, яулык, йомырка бирделәр.

 Шунысы да кызык, сабантуйга шәһәрдән кунакка кайтканнар да затлы бүләкләрен бирделәр. Ә без  рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкардык. Мул табын  белән каршылаган авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.