Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Язгы чәчәкләр" - рәсем дәресе

Ямьле май ае да килеп җитте.Тирә-юнь яшелеккә күмелде.  Шул уңайдан 20 май көнне, «Умырзая» балалар клубына йөрүче  укучы балалар  белән «Язгы чәчәкләр» темасына  рәсем дәресе үткәрелде. Балаларның күңел җылысын биреп, ак кәгазь битенә төрле төсләргә буяп төшергән , яз көне иң беренче булып тишелүче чәчәкләр һәм табигать күренешләре  матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Балалар ясаган рәсемнәрдән «Язгы чәчәкләр» исемендә рәсем күргәзмәсе оештырылды. Дәрес барышында, укучылар белән  “Яз кайсы айдан башлана?”, “ Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?” кебек яз темасына әңгәмә үткәрелде