Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Балалар өчен чыга торган газета һәм журналлар" - китапханә дәресе

 19 май көнне, «Балалар өчен чыга торган газета һәм журналлар» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Чарага  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «АБВГДК» проекты  кысаларында үтте. 

1,3 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгучы «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары белән таныштырды. Бу басмалар нәниләр күңеленә хуш килерлек  матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән. Балалар журнал битләрендә бирелгән әкиятләр, кызыклы уеннар, биремнәр белән таныштылар. «Сабантуй»  журналының «Һөнәр сайлыйм» сәхифәсендә китапханәче һөнәре турында мәгълүмәт алдылар.