Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Балалар китаплары битләрендә - укытучы образы" - Бөтендөнья кычкырып уку көне

Түбән Лоҗы китапханәсе, Бигеш урта мәктәбенең  3 һәм 5 сыйныфы укучылары белән, “ Балалар китабы битләрендә – укытучы образы” дигән республикакүләм акциядә катнашты. Кичә өчен “Белем дөньясына – сез юл ачасыз” исемендә  укытучылар һөнәрен яктырткан китаплардан күргәзмә оештырылды.

 Китапханәче балаларга педагог һөнәре турында сөйләде, беренче мәктәпләр һәм мөгаллимнәр турында мәгълүмат бирде, әдәби китапларда укытучы һәм мәктәп турында өзекләр укырга тәкъдим итте. 5 сыйныф укучысы Зиннуров Булат Ләлә Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика”, 3 сыныф укучысы Минхазов Рамазан  Н. Гыйматдинованың “Тарих укытучысы” хикәясеннән өзекләр, Р.Вәлиеваның “Беренче укытучым” шигырьләрен укыдылар. Китапханәче Н.Носовның “Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә” китабыннан өзек укып, эчтәлеге буенча әңгәмә уздырды.