Бура-Кирдинская сельская библиотека - филиал № 8

Китап укучылар конференциясе

Гөлчәчәк Галиеваның тормыш юлы белән һәм “Газзәбану”романы хакында язылган үз фикере белән танышып киттек.

“Газзәбану”романында үтә дә четерекле,шулай да татар дөньясында шактый тарала торган күп хатынлылык темасы күтәрелә.Әсәрнең асылы дин кушканча яшәү төшенчәләрен,милли гореф гадәтләрне барлаудан,яхшы мөнәсәбәт,сабырлык,тыйнаклык,олы җанлылык кебек күркәм сыйфатларны күрсәтүдән гыйбәрәт.

Конференциядә катнашучылар арасында ир атлар да булгач,хатын кызлар белән фикерләре туры килмәде аларның икехатынлылыкка башка төрле караш икәне билгеле булды,конференция бик җанлы һәм күңелле үтте.