Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Мәк чәчәге-сөю билгесе"

29 март көнне “ китапханәдә танылган җырчы Динә Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабы буенча  китап укучылар конференциясе оештырылды. Китапта өч гашыйкның мәхәббәт өчен көрәше, чын ярату хисенең кеше тормышындагы роле турында. Еллар аша үтеп тә сөюнең сафлыгын саклап кала алган геройлар безне елата да, тәрбия дә бирә. Әсәр чын тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылуы, бай теле, кызыклы чагыштырулары, һәр героеның холкын үзенчә сурәтләве белән дә кызыклы.

Китап укучылар  Динә ханымның иҗатына карата булган фикерләре, якты теләкләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында  әсәрдәге төп геройларга анализ ясалды.