Шигырь кичәсе
15 февраль көнне балалар бакчасында герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, балалар бакчасы балалары белән "Үлемсез Җәлил" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрдек. Аларга Җәлилнең батырлыклары турында сөйләдек, ә балалар яраткан шагыйрьләренең балалар өчен язган шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Соңыннан Муса Җәлинең "Сәгать суга" дип аталган җырын Резедә Седова җырлап күрсәтте.