Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Кычкырып уку

 Чыбыклы авыл китапханәсендә Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга карата балалар бакчасы балалары белән"Лев Толстой - балаларга" дип аталган кычкырып уку үткәрдек. "Толстой - романчы" дип аталган китап күргәзмәсе төзедек. Балалар Лев Толстой әкиятләрен сөйләделәр, китапханәче Лев Толстой турында презентация күрсәтте. Ә тәрбияче Гөлнара Биккинина китап күргәзмәсеннән язучының балалар өчен язган китаплары белән таныштырды.