Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Аралашу кичәсе

   2 октябрь көнне китапханәдә Халыкара әлкәннәр көненә карата "Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр" дип аталган аралашу кичәсе үткәрдек. Бәйрәмгә китапханәгә актив йөрүче өлкән яшьтәге китап укучыларыбызны чакырдык. Чара чәй өстәле артында аралашу формасында үтте. Өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыга Илфат Гадершин котлады. Лилия апа Нәфыйкова үзенең матур җырларын бүләк итсә, нәфис сүз остабыз Нәкыя апа Дәүләтшина үзенең матур шигырьләрен, хикәяләрен укыды. Бәйрәм бик күңелле узды.